news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда авариядә машина йөртүчесе һәм пассажиры үлгән

Татарстанның Азнакай районында йөк автомобиле катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Авариядә үлүчеләр дә бар, дип хәбәр итәләр республика Дәүләт автоинспекциясендә.

Тойкино-Митрофановка-Чалпы-ТатШуган автомобиль юлында Kia Rio автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган, каршы полосага чыккан һәм DAF FT автомобиле белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәтендә Kia Rio автомобиле йөртүчесе һәм пассажиры үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100