news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда «Аударыш» ярышлары булды

Азнакайда «Аударыш» ярышлары булды
Фото: © https://aznakaevo-rt.ru/

Бүген Азнакайның Актүбә бистәсе ат-спорт мәктәбендә ат өстендә көрәшү буенча Татарстан чемпионаты узды. Халык телендә «Аударыш» дип йөртелгән әлеге ярышларда ике дистәдән артык команда составында 90га якын спортчы чыгыш ясады. Яңалыклар да булды: бу юлы көрәштә 15-17 яшьлек яшүсмерләр дә катнашты. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Ярышларның инициаторы, халкыбызның борынгыдан килгән әлеге спорт уенын кире кайтару өчен җан атучы, бүгенге көндә үзе дә татар атларын үрчетүче Фәрит Нәбиуллин.

«Бүген Актүбәгә сигез ат алып килдек. Аларның барысы да махсус әзерлек үткән, көрәшкә атларны кызлар әзерли. Әлеге спорт төре белән кызыксынучылар да елдан-ел арта, халыкара ярышларда да яхшы нәтиҗәләргә ирешкән егетләребез бар», — ди баш хөкемдар.

Бу ярышта, иң мөһиме — ат өстендә дөрес утыру һәм атта үзеңне дөрес тоту. Түгәрәк эчендә бары ике ат, ике көрәшче һәм хөкемдар гына. Егетләр бер-берсен аттан өстерәп төшерергә тиеш, кем җиргә беренче булып тия, шул җиңелә.

Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Роза Галиева, «Татнефть» генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, ТР Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Гөлүс Баязитов, ТР Спорт министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлеге җитәкчесе Раиф Вафин, ТР Ат спорты федерациясенең үсеш бүлеге җитәкчесе Флера Абдулаева катнашты.

Роза Галиева үзенең чыгышын бистәдә ат спортын үстерүгә зур өлеш керткән «Татнефть» җәмгыяте җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерүдән башлады.

Рөстәм Мөхәммәдиев үзенең чыгышында бирегә ат яратучы, чын көрәшче һәм батыр егетләр җыелуын әйтеп үтте.

«Республикабызда соңгы елларда ат спортына зур әһәмият бирелә. Ат өстендә көрәш белән шөгыльләнүчеләрнең саны да елдан-ел арта, бу да бик тә сөенечле. Татар атын теркәүдә зур көч куеп, ат үрчетү белән шөгыльләнеп, бүген инде мондый ярышларны уздыру белән янып йөргән Фәрит Нәбиуллин кебек кешеләрнең булуы исә — зур горурлык», — диде җитәкче.

Фото: © https://aznakaevo-rt.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100