news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда ат өстендә көрәш ярышлары булды

Азнакайда ат өстендә көрәш ярышлары булды
"Азнакай"

Азнакай районың Актүбә бистәсе ат-спорт мәктәбендә «Татнефть» кубогына узган ярышлар Татарстан нефтенең 80, Ромашкино нефть ятмаларының 75 еллыгына багышлап үткәрелә.

Халык телендә «Аударыш» дип йөртелгән ярышларда 17 команда составында 65 спортчы чыгыш ясады. Анда безнең республика көрәшчеләреннән тыш ​ Дагыстан, Кыргызстан һәм Башкортстан егетләре дә катнашты. Әлеге төбәк егетләре туганнан ат өстендә дисәң дә, ялгыш булмас.​ Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр итә.

«Ерак дип тормадык, 700 чакрым ара үтеп килдек, - ди Айрат Салаватов. — Бездә мондый ярышлар күптән уздырыла. Аларны хәтта кыш көнендә дә оештырабыз. Анда атларга чана җигеп тә, атланып та узышалар. Быел менә 54 нче тапкыр уздырдык. Үземә 63 яшь булса да, аттан башка яши алмыйм, бүген җиде егет килдек, ярышларда үзем дә көрәшәм, улым Илнар да биредә», – диде Башкортстан Республикасының иң ерак районнарыннан килгән катнашучы.

Ярышларның инициаторы, халкыбызның борынгыдан килгән әлеге спорт уенын кире кайтару өчен җан атучы, бүгенге көндә үзе дә татар атларын үрчетүче Фәрит Нәбиуллин.​ Ярышларда катнашучылар да татар токымлы атларда көрәштеләр. Сигез атны ​ Фәрит Нәбиуллин Лениногорскидан алып килгән.

Ярышларны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, «Татнефть» генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев катнашты. Айдар Шәмсетдинов үзенең чыгышын бистәдә ат спортын үстерүгә зур өлеш керткән «Татнефть» җәмгыяте җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерүдән башлады.

Таһир Сәгытдинов районның билгеле көрәшчесе, ул 40 елга якын келәмнән төшмәгән спортчы бүгенге көндә «Татнефть»нең скважиналарга җир асты ремонты үткәрү идарәсендә эшли. Узган ел ул атта көрәшү буенча үз авырлыгында республика чемпионы булып танылган иде.

«Былтыр Арчада узган «Ат көне»ндә дә катнашып, анда икенче урынны яулаган идем. Милли көрәштә җирдә көрәшсәң, монда атка атланып көрәшергә кирәк. Аерма шунда гына. Билгеле, һәр спорт төрендәге кебек, аның да үз техника-кагыйдәләре бар. Яшь барса да, күңел һаман унсигездә әле. Билгә сөлге салып, көрәшү теләге бүген дә бик көчле. Эшемне дәвам итүче булуына сөенәм, улым да бик теләп көрәш белән шөгыльләнә», — ди Таһир Сәгытдинов.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100