Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакайда агымдагы елда бәби алып кайткан гаиләләрне тәбрикләделәр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

15 май – халыкара гаилә көне унаеннан, Азнакайның Тау яшьләр үзәгендә район җирлегендә быел туган 25 сабыйга җитәкчелек тарафыннан буләкләр тапшырылды. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.
Тантаналы чарада район башлыгы Марсель Шәйдуллин, ЗАГС бүлеге, районның иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, гаиләләрнең якыннары, хезмәттәшләре дә катнашты.
«Бала бәхетле булса, әти-әни дә бәхетле була. Балаларыбыз сау-сәламәт һәм акыллы булып үссеннәр» – дип теләде район башлыгы залда утырган барлык гаиләләрне тәбрикләп.
Сүз уңаеннан, районда узган ел 490 сабый дөньяга килгән, агымдагы елда инде 120 бала туган. Тәбрикләү чарасына килгән гаиләләр арасында 3нче, 4нче, 5нче һәм аннан соңгы сабыйларын алып кайтучылар да бар. Гөлнара һәм Азат Латыйповлар ел башында 7нче бәбиләрен алып кайткан. Кечкенә кызчыкка Мәликә исемен кушканнар.
«Күп бала тәрбияләү киеренке эш дип әйтер идем. Берсе елый, берсе көлә, берсе елаудан туктый, икенчесе көлә башлый – менә шулайрак. Көннәр әйбәт, күңелле үтә. Көн дә ниндидер бәйрәм. Әкияттәге кебек яшибез» – дип елмайды гаилә башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз