news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда агымдагы елда 200нче бала тууы теркәлде

Азнакайда агымдагы елда 200нче бала тууы теркәлде
"Азнакай"

Азнакайда күп балалы гаиләдә ел башында беренче булып туган һәм рәсми теркәлгән сабыйны, ә аннары 100нче һәм 200нче туган балаларны котлау традициясе күп еллар дәвам итә. Әлеге бәхет Светлана һәм Ренат Гаффаровлар гаиләсенә дә насыйп булды. Гаиләдә 10 яшьлек Илдан һәм 5 яшьлек Риана, ә өченче малайлары Исламның дөньяга килүе алар өчен искиткеч вакыйгага әверелде. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин, баш табиб Илдар Шиһапов һәм 87нче янгын часте начальнигы Рөстәм Хәйруллин яңа туган нарасыйның әти-әниләренә изге теләкләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды.

«Балаларыгызга чын күңелдән сәламәтлек һәм бәхет телим. Алар сезне көн саен сөендереп, шатландырып кына торсыннар. Бала тавышына, шатлыклы көлүләренә күмелеп, бәхетле гаилә булып яшәргә насыйп булсын үзегезгә. Улыгыз Исламның киләчәктә сезнең өчен терәк һәм ныклы таяныч, горурлыгыгыз һәм яклаучыгыз булуын телим!» - диде Марсель Шәйдуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100