Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай хәрби комиссариатында контрактчыларны озаттылар
Азнакай шәһәре хәрби комиссариатында махсус хәрби операция зонасына контракт буенча хезмәткә баручыларны озаттылар. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.
Социаль мәсьәләләр буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев һәм хәрби комиссар урынбасары Раушан Йосыпов контракт буенча хезмәткә баручы ир-атларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, исән-имин лаеклы хезмәт итеп кайтуларын теләде.
«Ватанны саклау – изге бурыч. Җитәкчеләребез исеменнән дөрес карар сайлаганыгыз өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Сезнең белән горурланалар һәм яраталар», – диде Дамир Гыйләҗев.
«Газизеңне озату җиңел түгел. Хәрби комиссариат алдына үзләре теләп хезмәткә баручыларның якыннары, дуслары, шәһәр халкы җыелган иде. Алар да нәкъ шундый ук изге теләктә: «Исән-сау әйләнеп кайтыгыз!», диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз