news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай ханымнары махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен токмач кисә

Бу көннәрдә Азнакайның Урсай авылы ханым-туташлары бергә җыелып токмач кисү өмәсе ясаган. Алар аны махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен әзерли. Бу хакта ветераннар советы рәисе Рүзилә ханым Зарипова хәбәр итте. «Азнакай» сайтында шул хакта хәбәр ителә.

«Авылыбызның уңган-булган, олы җанлы, күңелләре игелек белән тулы 25 ханым-туташ илдәге вазгыятьне аңлап, саваплы һәм изге эшкә алынды. Аналар, апа-сеңелләрнең кул җылысы салып әзерләгән ризык иминлек сагындагы хәрбиләргә сәламәтлек, көч-куәт өстәсен! Аларның барысының да җиңү яулап, исән-имин үз гаиләләренә әйләнеп кайтуларын тели-тели кистек токмачларны», – дип сөйләде ул.

Мондый өмәләр районның башка авылларында да дәвам итә. Татшуган, Әгерҗе, Тымытык авылларында гүзәл затлар, шәһәрдә волонтерлар шулай җыелып токмач кисүләре, маскировкалау челтәре үрүләре хакында да социаль челтәрләрдә язмалар, фотосурәтләр күреп күңел сөенә, аларга карата хөрмәт, горурлану хисләре уяна, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot