news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай волонтерлар төркеме хәрбиләргә гуманитар ярдәм илткән

Автор-башкаручы, хәйрияче Ләйлә Карамова җитәкчелегендәге Азнакай волонтерлар төркеме Донецк Халык Республикасында булып кайткан. Бу хакта «Татар-информ»га Ләйлә ханым үзе хәбәр итте.

Әлеге сәфәр кысаларында волонтерлар ил сагында булган хәрбиләргә гуманитар йөк, азык-төлек һәм башка кирәк-ярак илтеп тапшырган.

Фото: © Ләйлә Карамованың шәхси архивыннан

«Әлеге сәфәр күңелдә бик авыр тәэсирләр калдырса да, зур бурычыбызны үтәгәнгә бик сөенәбез. Урман эчендәге окопларга хәтле кердек. Хәрбиләрдән кайнар сәламнәр алып кайттык. «Ышаныгыз - Җиңү безнең якта булачак. Без һичшиксез исән-имин әйләнеп кайтачакбыз» - дип белдерде яклаучыларыбыз. Фронт белән тыл арасындагы элемтә бер көнгә дә өзелми. Уртак тырышлык белән барыбыз да күптән көтелгән җиңү көнен якынайтабыз», - дип сөйләде бу хакта Ләйлә Карамова.

news_right_1
news_right_2
news_bot