Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай ветераннар советына яңа җитәкче сайланды
Бүген хакимияттә Азнакай район һәм шәһәр ветераннар советы президиумы утырышы узды. Аның эшендә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Әлмәт районы ветраннар советы рәисе Владимир Яшанин, башлангыч ветераннар оешмалары рәисләре катнашты. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.
Утырышта Азнакай район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримовның вазифаларыннан азат итүне сорап язган гаризасы тикшерелде. Ветераннар советы аның гаризасын канәгатьләндереп, вазифасыннан азат итте.
Миргасим Ильяс улы Кәримов – районның күренекле, зур хөрмәткә ия шәхесе, мактаулы гражданы. Быел аңа 80 яшь тулды. Лаеклы ялга чыкканчы ул авыл хуҗалыгы тармагында, партия органнарында җитәкче урыннарда эшли, 18 ел ветераннар оешмасын җитәкли. Оешма бүгенге көндә республикада үрнәк, аның эш тәҗрибәсен өйрәнергә башка районнардан, күрше-тирә республикалардан киләләр.
Марсель Шәйдуллин тырыш хезмәте өчен барлык Азнакай халкы, җитәкчеләр исеменнән рәхмәтен белдереп, Миргасим Кәримовка изге теләкләрен җиткерде, бүләк тапшырды.
Владимир Яшанин да үзенең чыгышында Азнакай ветераннар оешмасы эшчәнлегенә югары бәясен бирде, хакимият белән ике арада яхшы тандем булуын билгеләп узды.
Район үсешенә лаеклы өлеш керткән шәхесләргә истәлек тактасы ачу Азнакайда күркәм тардициягә әверелде. Ветераннар Миргасим Кәримовның исемен дә мәңгеләштерергә кирәк дигән тәкъдим белән чыкты.
Азнакай район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе вазифасын башкаручы итеп Миләүшә Рәшитова сайланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз