news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай үзәк китапханәсендә журналист, китаплар авторы Наил Абдуллинның иҗат кичәсе булды

Азнакай үзәк китапханәсендә журналист, китаплар авторы Наил Абдуллинның иҗат кичәсе булды
"Маяк"

Азнакай үзәк китапханәсендә журналист, китаплар авторы Наил Абдуллинның иҗат кичәсе узды. Анда юбилярның каләмдәш дуслары, хезмәттәшләре, туганнары, авылдашлары, әдәбият сөюче райондашлары катнашты.

Китапханәчеләр оештырган әлеге кичә истәлекләргә аеруча бай булды. Каләмдәш дуслары, олпат журналистлар Ирек Бәдретдинов, Ясир Хөснетдинов, Әсгать Сәгытдинов һәм типография директоры булып эшләгән Илкам Газизуллин Наил Абдуллин белән бәйле җылы истәлекләрен уртаклашты. Бу хакта «Маяк» сайтында хәбәр ителә.

«Маяк» газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов юбилярны тәбрикләп, аның газетага керткән лаеклы хезмәтен билгеләп узды. Кичәне туганнары Гөлчәчәк, Наилә, туганнан-туган сеңлесе Гөлфия кичәне концерт номерлары белән бизәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100