news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай урманчылыгы белгечләре мәктәп укучылары өчен дәрес үткәрде

Азнакай урманчылыгы белгечләре мәктәп укучылары өчен дәрес үткәрде
Фото: Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтеннән

«Азнакай урманчылыгы» оешмасы белгечләре «Чатыртау» дәүләт тыюлыгы вәкилләре белән берлектә Азнакай шәһәренең 1нче урта мәктәбе укучылары өчен «Дәүләт тыюлыклары, хайваннар һәм үсемлекләрнең юкка чыга торган төрләре» темасына дәрес үткәрде.

Дәреснең үсеп килүче буында экологик караш һәм экологик культура тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тыюлык башлыгы Илнур Сәрвәров укучыларга тыюлыкларның әһәмияте, аларның биологик төрлелекне саклаудагы роле, сирәк һәм юкка чыккан үсемлек һәм хайван төрләре, шулай ук Татарстан Республикасының Кызыл китабы турында сөйләде.

Чатыртау кишәрлегенең урман остасы Рузилә Әхмәтвәлиева балаларны урман янгыннарының төрләре һәм сәбәпләре белән таныштырды, урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100