news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай умартачылары яңа сезонга әзерләнә

Азнакай умартачылары шәһәрнең Мәдәни үзәгендә сезон башлану уңаеннан семинар-киңәшмә уздырды. Бу хакта «Маяк» газетасы яза.

Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы белгечләре: хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар, «Россельхознадзор» идарәсе инспекторлары, ветеринария белгечләре дә катнашты. Үз чыгышларында алар умартачыларны борчыган сорауларга җавап бирделәр, аларның хокуклары һәм бурычлары турында сөйләделәр.

Очрашу барышында тәҗрибәле умартачылар район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot