news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай укытучысы республика бәйгесендә җиңү яулады

Казан шәһәренең 189 нчы «Заман» гимназиясендә «Иминлек нигезләре һәм Ватанны саклау» фәне буенча «Ел укытучысы» республика бәйгесенең йомгаклау этабы узды. Педагогик осталыкны арттыру, алдынгы тәҗрибәне ачыклау, югары оештыру сәләтенә, сыйфатлы белем бирүгә омтылган укытучыларны барлау максатыннан уздырылган әлеге бәйгедә Азнакай данын шәһәрнең 5 нче мәктәбе укытучысы Руслан Сәлифов яклады һәм беренче урынга лаек булды. Бу хакта Азнакай район газетасы хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot