news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай укучысы тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесе булды

Азнакай укучысы тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесе булды
Фото: https://aznakaevo-rt.ru/

Владикавказда Төньяк Осетия университеты базасында тарих буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда Азнакай укучысы җиңде. Бу хакта «Азнакай» сайтында Таңсылу Саниева яза.

Быел анда илебезнең 81 төбәгеннән барысы 343 укучы катнашты. Олимпиадада балалар өч этап аша узды: тарихи эссе яздылар, тикшеренү биремнәрен чиштеләр, үз проектларын эшләделәр, шулай ук бирелгән темалар буенча чыгыш ясадылар.

Укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында тарих фәне буенча үзенең тирән белемен күрсәтеп, Азнакай шәһәре 8нче мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Гөлназ Җиһангирова призер булды.

Азнакай укучысын укытучысы Гүзәл Фәрукшина әзерләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot