news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай укучыларына һөнәри юнәлеш бирү максаты белән мега-фермага экскурсия оештырдылар

Азнакай укучыларына һөнәри юнәлеш бирү максаты белән мега-фермага экскурсия оештырдылар
"Азнакай"

Чалпы, Тымытык, Урманай мәктәпләренең сигезенче сыйныф укучыларына «Азнакай» агрофирмасының Сукаеш янындагы мега-фермасына экскурсия оештырдылар. Ул һөнәри юнәлеш бирү, авыл балаларын туган җирләренә тарту максатларында эшләнелә.

Белгечләр аларны бүгенге заман технологияләре, биредәге эш шартлары белән таныштырдылар. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Очрашуга муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, «Агросила» җәмгыяте генераль директоры урынбасары Самат Мәүлетов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, мәшгульлек үзәге, мәгариф идарәсе, җирле техникум җитәкчеләре дә килде.

«Бүгенге көндә районда 400гә якын эш урыны бар, аның 100гә якыны – авыл хуҗалыгы өлкәсе буенча. Безгә сыер савучы, механизатор, ветеринар, зоотехник, инженер, агроном кирәк. Мега-фермада хезмәт хакы да, эш шартлары да яхшы. Мин үзем дә хезмәт юлымны ветеринар табиб булып башладым, теләгән кешегә үсәр өчен мөмкинлекләр бар», – дип Марсель Шәйдуллин укучыларны туган җирләрендә калырга чакырды.

Укучыларга авылга эшкә кайтучыларга нинди дәүләт программалары, ярдәм булуы турында да сөйләделәр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100