news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай технологы республика бәйгесендә җиңде

Азнакай технологы республика бәйгесендә җиңде
"Маяк"

Мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча технологларның республика конкурсында азнакайлы Илнур Төхбәтуллин быел да җиңү яулады. Бу хакта «Маяк» сайтында хәбәр ителә.

Балтач районында узган конкурста республиканың 43 районыннан 69 белгеч катнашкан. Авыл хуҗалыгы оешмаларында мөгезле эре терлекләрне ректо-цервикаль ысулы белән ясалма орлыкландыру буенча «Азнакай» агрофирмасының Сәпәй бүлекчәсеннән көтүне тулыландыру буенча технолог Илнур Төхбәтуллин җиңгән.

Ул былтыр республика данын Россия күләмендә яклап, өченче урынга лаек булган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot