Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай телерадиокомпаниясенең элеккеге җитәкчесе Илкам Газизҗанов вафат булды
«Азнакай радиосы һәм телевидениесе» телерадиокомпаниясенең элеккеге җитәкчесе һәм нигез салучыларның берсе Илкам Газизҗанов вафат булды. Бу хакта Азнакайның «Маяк» газетасы хәбәр итә.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм «Татмедиа» АҖ җитәкчелеге һәм коллективы мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының авыр югалту кайгысын уртаклашты.
«Илкам Мәгъсүм улы Азнакай районының үз телевидениесен булдыру энтузиастларының берсе иде. 1989 елның 28 августында көнкүреш видеомагнитофоннарын кулланып, кулдан ясалган тапшыргычта сынау эфиры ясалды», — дип билгеләп үтелә кайгынамәдә.
Нәкъ менә Газизҗанов Татарстанның көньяк-көнчыгышында беренче телевидение белән җитәкчелек итте. «Ул үз тирәсенә талантлы кешеләрне җыйды. Аның ярдәмендә бүген биредә иҗади идеяләр белән тулы дус коллектив», - диелгән «Татмедиа» җитәкчелеге белдерүендә.
«Илкам Мәгъсүм улы хезмәт сөючән, ярдәмчел, үз эшенең чын профессионалы иде. Аны белгән һәм аның белән эшләгән һәркемнең хәтерендә ул намуслы, тәртипле, җаваплы, хөрмәтле кеше булып калачак. Без аның туганнары һәм якыннары белән бергә кайгырабыз. Аның турында истәлек безнең йөрәкләрдә калачак», - диелә кайгынамәдә.
Журналист белән хушлашу иртәгә иртәнге 9 сәгать 45 минутта Азнакай шәһәренең Ямашев урамындагы 8нче йорт ишегалдында була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз