news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай шәһәрендә Россиякүләм Коръән бәйгесе үткәрделәр

Азнакай шәһәрендә Россиякүләм Коръән бәйгесе үткәрделәр
Фото: https://aznakaevo-rt.ru

Азнакай шәһәрендә Россиякүләм Коръән бәйгесе узды. Бәйге татар милләте балалары арасында Коръән ятлаучылар күбәйсен дигән изге ният белән сигезенче тапкыр уздырыла. Катнашучылар арасында Татарстаннан тыш, Башкортостан, Ижевс, Оренбург һәм башка күп төбәкләрдән килүчеләр бар. Бу хакта «Азнакай» сайтында Зөлфия Газизуллина яза.

Кечкенә катнашучы 7 яшьлек малай булып, ә иң зуры - 36 яшьлек катнашучыларның укыган коръәннәрен тыңлаганда, аларның моңлы тавышлары үзәкләргә үтеп кереп, күзләргә яшьләр килә.

Бәйге өч номинациядә – 2 җүз, хәфтияк шәрифне тулысынча һәм Коръәнне тулысы белән белүчеләр арасында булды. Төп оештыручылар: Татарстан мөфтияте, Азнакай шәһәре һәм районы хакимияте һәм мөхтәсибәте, Шакировлар гаиләсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot