news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай шәһәре республиканың иң төзек торак пункты булып танылды

Азнакай шәһәре республиканың иң төзек торак пункты булып танылды
Фото: https://aznakaevo-rt.ru/

Казан шәһәрендә «2024 елда Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» бәйгесенә нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне бүләкләделәр. Азнакай шәһәре узган ел нәтиҗәләре буенча республикабызның иң төзек торак пункты булып танылды. Бу үакта «Азнакай» сайтында Таңсылу Саниева яза.

Җиңүче дипломын Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахмановка тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot