Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай шагыйрәсе Сәрвәр Хәнипованың 7нче китабын тәкъдим итү кичәсе булды
Азнакай балалар китапханәсендә Хәнипова Сәрвәр Миргарифан кызының «Су буенда» балалар өчен язылган шигырь китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Бу хакта «Азнакай» сайтында Нәсимә Фазлыева яза.
Азнакай балалар китапханәсендә шәһәрдә яшәп, иҗат итүче, шагыйрә, 30 елдан артык мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган. Ул хезмәт ветераны, 7 китап авторы.
Анда «Мимләшкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, 7нче һәм 8нче урта мәктәп укучылары шагыйрәнең шигырьләрен дә укыды. Кичәне бик эчтәлекле итеп китапханә хезмәткәрләре алып барды.
Әҗүәт абыйлары Җиһаншин балаларга курай моңнарын уйнады. Шагыйрәне «Гөлстан»чылар, укытучылар коллективы тәбрикләде. Иң зур бүләк – ул оныгы Даниэльның укытучы, композитор Резеда Гыйләҗева белән «Әбиемә» җырын башкаруы булды. Соңыннан, иҗади коллектив балалар белән фотога төште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз