news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районының Югары Стәрле авылында балаларны Яңа ел тарихы белән таныштырдылар

Азнакай районының Югары Стәрле авылы китапханәсендә «Кышкы әкият» дип исемләнгән чара үтте. Бу хакта «Азнакай» газетасы яза.

Әдәби бәйрәмдә балалар Яңа ел белән бәйле тарихи вакыйгалар белән дә танышты.

«Балалар Россиядә Яңа елны бәйрәм итү, чыршы бизәү һәм Яңа ел төнендә Кыш бабайдан бүләкләр алу традициясе барлыкка килүе турында белделәр. Ике командага бүленеп, тематик биремнәрне үтәделәр: блиц-турнир сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, җитезлек һәм тапкырлыкта ярыштылар», – дип сөйләде Югары Стәрле авылы китапханәчесе Нәзирә Латифуллина.

Җылы, эчтәлекле, ачышларга һәм төрле истәлекләргә бай булган әлеге чара балалар күңелендә онытылмаслык тәэсирләр калдырды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot