news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районының Үчәлле авылында махсус операциядәгеләргә өй токмачы әзерләделәр

Азнакай районының Үчәлле авылында махсус операциядәгеләргә өй токмачы әзерләделәр
"Азнакай"

Октябрь аеның ямьле, кояшлы матур бер көнендә авылыбызның мәрхәмәт тулы йөрәкле аналары янә махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм итү йөзеннән «Әнием токмачы» хәйрия акциясенә кушылды. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Күңел җылыларын кушып киселгән токмач белән бергә авыл уңганнары файдалы үләннәр, киптерелгән яшелчә-җимешен дә мулдан әзерләгән иде. Чираттагы игелек чарасы мәчеттә үтте.

Беренче хәйрия акциясенә бары мәчет каршында оешкан ифтар ашлары әзерләү төркеме кызлары гына кушылган булса, бу юлы утызлап кеше җыелды. Алар арасында өлкән буын вәкилләре дә күп иде.

«Әзерләнгән ризыкларны тартмаларга тутырганда һәр ана изге теләкләрен әйтеп, догалар кылды. Хәрбиләрнең исән-имин үз гаиләләренә әйләнеп кайтуларын, илгә, күк йөзебезгә тынычлык иңүен теләделәр», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100