news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районының Тымытык авылында Сөрән суктылар

Азнакай районының Тымытык авылында Сөрән суктылар
Фото: https://aznakaevo-rt.ru

7 июньдә Азнакай районы авылларында милли бәйрәмебез - Сабантуйлары гөрләячәк. Бу хакта «Азнакай» сайтында Таңсылу Саниева яза.

Сабантуйга берничә көн кала, элек-электән килгән матур йола - бүләк җыю, сөрән сугу башкарыла. Сөрән сугуны әле бүген дә күпчелек авылларыбызда ат җигеп, гармун тартып, җырлап-биеп, күтәренке рухта уздыралар.

Тымытык авылында узган бүләк җыю йоласына күпләр көнләшерлек. Җырлы-биюле Сөрән сугуда авыл халкы ел саен актив катнаша, быел да берәү дә читтә калмаган.

«Сөрән сугу йоласын Сабан туе алдыннан авылыбызда гел шулай зурлап, матур итеп уздырабыз. Быел да гармуннар белән уйнап-җырлап, биеп, өйдән-өйгә йөреп бүләкләр җыйдык. Һәркем каршы алып, изге теләкләрен теләп озатып кала. Яшьлекләрен искә төшереп, җыр-биюгә кушылучы апа-абыйлар да күп булды», – ди авыл мәдәният йорты директоры Алмаз Хаҗиәхмәтов.

news_right_1
news_right_2
news_bot