news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районының Сәпәй авылында җиләк җыю бәйрәме оештырдылар

Азнакай районының Сәпәй авылында җиләк җыю бәйрәме оештырдылар
Фото: https://aznakaevo-rt.ru/

Июнь аеның иң матур көннәренең берсендә Азнакай районы Сәпәй авылы Мәдәният йорты директоры Ләйсән Латыйпова олысын-кечесен җыеп, җиләк җыю бәйрәме оештырды. Бу хакта «Азнакай» сайтында Таңсылу Саниева яза.

«Иң җитезе Сирина Хөсәенова булды. Иң яшь җиләкчеләр Эллария Хәсәинова һәм Эмир Гәрәев та өлкәннәрдән калышмады. Бәйрәмдә катнашучыларның иң өлкәне Галия Хаева иде. Аларның һәрберсенә бүләкләр дә тапшырылды», – ди Ләйсән Латыйпова.

Фото: © https://aznakaevo-rt.ru/

news_right_1
news_right_2
news_bot