news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районының Октябрь Бүләк авылы 100 еллык юбилеен билгеләп узды

Азнакай районының Октябрь Бүләк авылы 100 еллык юбилеен билгеләп узды
"Азнакай"

Азнакай районының Октябрь Бүләк авылы 100 еллык юбилеен билгеләп узды. Авылдашлар, якташлар туган авылларының 100 еллыгына багышланган тантаналы чарага җыелды, шунда ук Октябрь Бүләк тарихына багышланган китап тәкъдим ителде. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Бәйрәм чарасы юбилей истәлеге итеп ясалган нигез ташы кырында башланып китте. Соңыннан гомер юлын туган авылына багышлап, аның үсешенә зур өлеш салган, озак еллар «Киров» колхозында бригадир вазифасын башкарган Әнәс ага Гадиев истәлегенә ул яшәгән йортта мемориаль такта ачылды.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин Бөек Ватан сугышы каһарманнары һәйкәленә һәм Альберт Шәйхетдиновның мемориаль тактасына чәчәкләр дә куйды.

Бәйрәмнең төп өлеше авыл мәдәният йортында үтте. Ул авылның гасырлык юбилее Октябрь Бүләккә нигез салуны, аңа исем бирүне тасвирлаган тарихи күренештән башланып китте.

Марсель Шәйдуллин барлык авыл халкын, кунакларны әлеге истәлекле чара белән котлап, ​ җирлек башлыгы Артур Ногмановка 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Юбилей уңаеннан авылның үткәне һәм бүгенгесенә, аның тырыш халкына багышлап, «Чагыллы Октябрь Бүләк» исемле китап та чыгарылган.

Бәйрәм барышында аны эшләүчеләргә, авыл үсешенә зур өлеш кертүчеләргә, юбиляр гаиләләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100