news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районының Октябрь Бүләк авылы 100 еллык юбилеен билгеләп үтә

21 октябрь көнне 10.00 сәгатьтә Азнакай районының Октябрь Бүләк авылы 100 еллык юбилеен билгеләп үтә. Ул Карамалы авыл җирлегенә керә. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Очрашуда озак еллар туган авылы колхозында бригадир булып эшләгән Әнәс ага Гадыев истәлеген мемориаль чакта да ачылачак. Бәйрәмнең төп өлеше авыл мәчете янәшәсендә дәвам итәчәк. Анда гасыр яшьтәше булган авылның үткәнен һәм бүгенгесен, аның уңган халкын яктырткан «Чагыллы Октябрь Бүләк» китабы презентациясе дә була.

«Барлык авыл халкын, читтә яшәүче якташларны, кунакларны әлеге күркәм бәйрәм чарасына көтеп калалар», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100