Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай районының Мәлбагыш авылында балалар бакчасы ремонтына 114 млн сум тотылган
Азнакайның Мәлбагыш авылында капиталь ремонттан соң балалар бакчасы үачылды. «Татнефть» компаниясе ярдәмендә биредә 3 ай эчендә иске бина танымаслык булып үзгәртелгән. «Азнакай» сайтында шул хакта хәбәр ителә.
Тантаналы чарада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, «Татнефть» компаниясе генераль директоры киңәшчесе Фәнзәт Исмәгыйлов, төзелеш проекты җитәкчесе Алексей Деревянкин, Мәлбагыш авыл җирлеге башлыгы Азат Әхмәтшин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева катнашты.
«Мондый балалар бакчасы районда түгел, республикада юк, – дип билгеләп узды Марсель Шәйдуллин үзенең котлау чыгышында. Ул әлеге уникаль проектны тормышка ашырган нефтьчеләргә һәм төзүчеләргә рәхмәтен белдерде.
Балалар бакчасында бары экологик материаллар кулланылган. Хәтта ишек алдындагы уен мәйданчыкларында да агач атрибутлар урнаштырылган. Ремонт-төзелеш эшләре 114 млн сумга төшкән.
« Безнең компания моның белән генә тукталмый, балалар бакчасы каршында 3D принтеры ярдәмендә күп функцияле үзәк төзеләчәк, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә салынган һәйкәлгә реконструкция ясалачак», – диде Алексей Деревянкин.
Үзе дә Мәлбагышта туып үскән һәм аның үсешен кайгыртучы Фәнзәт Исмәгыйлов авылда яшьләрнең күбрәк калуын, балалар бакчасының һәм мәктәпнең гөрләп эшләвен теләде.
Тантаналы өлештән соң кунаклар, бакча хезмәткәрләре, ветераннар, әти-әниләр, балалар бина эченә узды. Уен, йокы, санитар бүлмәләр, ашханә – һәрберсе якты, замача җиһазландырылган. Балалар исә тизрәк уенчыкларга тотынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз