news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районының Күктәкә авылы Сабан туенда мунча да керделәр, балык та тоттылар

Азнакай районының Күктәкә авылы Сабан туенда мунча да керделәр, балык та тоттылар
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Азнакай районының күп кенә авылларында татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе гөрләде. Күктәкә авылы да сагынып кайткан якташларын һәм кунакларын киң күңел белән каршы алды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Сабан туе мәйданы көне буе җыр-моң, уен-көлкедән шау-гөр килеп торды. Оештыручылар бәйрәм кунаклары өчен нинди генә күңел ачу чаралары әзерләмәгән! Гадәттәге милли ярышлар – капчык киеп, кашыкка йомырка салып йөгерү, көянтә белән су ташу, капчык сугышы, катыктан тәңкә эзләү кебек уеннар белән беррәттән, заманча һәм үзенчәлекле бәйгеләр дә зур кызыксыну уятты. Авыл халкы һәм кунаклар «мунча керү», балык тоту, сулы ләгәндә бию, цесарка куу, тимер ләгәндә «шуу» кебек күңелле сынауларда да бик теләп катнашты.

Күктәкә Сабан туе бер елны да ат чабышларыннан башка узмый. Быел да мәйдан тирәсендә тузан күтәреп чапкан атлар тамашачыларның көчле алкышлары астында ярышты. Җанатарлар дәррәү «ура» кычкырып, җайдакларга көч һәм дәрт өстәп торды.

Милли гореф-гадәтләрне саклап үткәрелгән Сабан туе әнә шулай авылдашларга һәм кунакларга онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot