news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районының Камышлы Күл авылына 100 ел булу уңаеннан бәйрәм узды

27 июнь көнне Камышлы Күл (Чалтаймас) авылына нигез салынуга 100 ел тулу уңаеннан зур бәйрәм чарасы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәмгә авылда яшәүче һәм кунаклар җыелган иде. Авылдашларны бәйрәм тантанасы белән район җитәкчеләре, район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов тәбрикләде, изге теләкләрен җиткерде. Аның теләкләренә авыл җирлеге җитәкчеләре, депутатлар да кушылды. Бәйрәм тантанасы Мәдәни үзәк һәм район мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән театраль күренеш белән башланып китте. Алар моннан бер гасыр элек булган авылның барлыкка килү вакыйгаларын күз алдына китерделәр.

Камышлы Күл авылының хәзер үз китабы да бар. Бу көнне «Камышлы Күл: киләчәккә үтеп барышлый» китабы (төзүчесе һәм җаваплы мөхәррире журналист, ТРның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Ясир Хөснетдинов) да тәкъдим ителде.

Тантанада юбилярлар, хезмәт фидакарьләре, иң өлкән һәм иң нәни гражданнары да хөрмәтләнде. Бу көнне шушы авылда туып-үскән, Татарстанның халык артисты, бәйрәмне дә төп оештыручыларның берсе Равил Галиев һәм аның иҗатташ дуслары – татар эстрадасы артистлары катнашында зур концерт программасы булды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot