Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакай районындагы басуда киндер үстерү сәбәбен Авыл хуҗалыгы идарәсе рәисе аңлатты

Татарстанның Азнакай районында барлыкка килгән киндер басуы социаль челтәр файдаланучыларда зур кызыксыну уяткан.
«Актүбә бистәсендә тулы бер басуга кызыклы үлән чәчкәннәр, җәен бөтен Актүбә халкының кәефе күтәренке булачак», - дип яза район кешеләре социаль челтәрләрдә.
Кешеләр бу басу ничек барлыкка килгән һәм мондый үләнне үстерү ни дәрәҗәдә законлы, дигән сорау бирә.
Шул ук вакытта, төрле фәнни мәкаләләрдән өзек китерүчеләр дә табылган: «Россиядә күпләп мәк үстерергә әзерләнәләр. Нәтиҗәдә, авыртуны баса торган дарулар өчен үзебезнең чимал булачак. Наркотик булмаган киндер кырлары да барлыкка киләчәк. Аннан инде бүген үк кием-салым тегәләр, азык-төлек, аксессуарлар җитештерәләр».
Азнакай районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рамил Исламов «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, районда техник киндер чәчү өчен 600 гектардан артык сөрүлек җир бирелгән. «Союз-Агро» ААҖ әлеге материалны техник сахароза һәм төзелеш материаллары компоненты җитештерүдә файдаланачак.
«Чәчү эшләре ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлеге белән килештерелде. Бу техник культурадан ниндидер наркотик матдәләр җитештерү мөмкин түгел», - диде Рамил Исламов агентлыкка.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз