Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакай районында юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше зыян күргән
Кичә Азнакай – Тымытык – Күктәкә автомобиль юлының 9,4 нчы чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Маяк» газетасы хәбәр итә.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, Сукаеш авылыннан Үчәллегә таба хәрәкәт иткән йөк машинасы төп юлдан Азнакай - Тымытык юнәлешендә барган «Тойота» автомобиленә юл бирми һәм аның белән бәрелешә.
Нәтиҗәдә, җиңел автомобильнең шоферы һәм аның дүрт пассажиры төрле тән җәрәхәтләре ала.
Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәтенең барлык сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, юл чатларын узганда аеруча игътибарлы булырга чакыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз