news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районында укытучыларны хөрмәтләделәр

Азнакай районында укытучыларны хөрмәтләделәр
Фото: https://aznakaevo-rt.ru/

5 октябрьдә укытучылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Азнакай район-шәһәр Мәдәният йортында зур бәйрәм чарасы уздырылды. Бу хакта «Азнакай» сайтында Таңсылу Саниева хәбәр итә.

Хезмәтләренә җаны-тәне белән бирелгән, һәркемгә үрнәк булган педагогларны бәйрәмнәре белән котлап, район башлыгы Марсель Шәйдуллин аларның һәрберсенә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Намус белән хезмәт куйган бер төркем укытучыларга, тәрбиячеләргә, мәгариф системасы хезмәткәрләренә төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм район үзешчәннәре катнашында әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды.

news_right_1
news_right_2
news_bot