news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районында ТАССР Югары Советы депутатына истәлек тактасы ачылды

Азнакай районында ТАССР Югары Советы депутатына истәлек тактасы ачылды
Фото: ТР Азнакай районы матбугат хезмәте

19 апрельдә Азнакай районы Җиңү бистәсендә ТАССР авыл хуҗалыгы җитәкчесе, ике чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты, Бөек Ватан сугышы ветераны, Вахитов совхозы председателе булып эшләгән Степан Ниловның 100 яше тулу уңаеннан истәлек тактасын ачу тантанасы булды. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Тантананы ачу тантанасында Азнакай районы хакимияте башлыгы Марсель Шәйдуллин, тарих фәннәре докторы, танылган җәмәгать эшлеклесе, академик Энгель Таһиров, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, еписков Мефодий, Азнакайның мактаулы гражданины Миргасим Кәримов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов, оешма-предприятие, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, Степан Сергеевичның балалары, оныгы, туганнары, хезмәттәшләре, авылдашлары, якыннары катнашты.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин үз чыгышында Степан Сергеевичның легендар шәхес, районның горурлыгы булуын ассызыклады.

«Безнең балачак, гомеребезнең иң матур чоры шушы Җиңү бистәсендә узды. Ул гомере буе кешеләр өчен, алырның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртырга тырышып яшәде. Ул безгә дә: «Кешеләрне яратыгыз, алар өчен дип тырышыгыз, алар да сезне яратырлар», – дип гел әйтеп килә иде», – диде аның улы Вячеслав Степанович.

Легендар шәхес Степан Нилов Кызыл Йолдыз, Бөек Ватан сугышының I һәм II дәрәҗә орденнары, СССР ВДНХның алтын медале, «Мактау билгесе» ордены, бик күп мактау грамоталары, дипломнар иясе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100