news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районында шәхси йортта чыккан янгында хатын-кыз һәм бала үлгән

Бүген 10.44 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Татарстанның Азнакай районы Чалпы авылында бер катлы шәхси йортның януы турында хәбәр килде. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын сүндерүчеләр ачыклаганча, шәхси торак йортның залында якынча 2 кв.метр мәйданда мебель янган.

Янгынны сүндергәндә 43 яшьлек хатын-кызның һәм 10 яшьлек кыз баланың мәетләре табылган.

11.30 сәгатьтә янгын тулысынча сүндерелгән.

Якынча мәгълүматлар буенча, янгын электр җиһазларын кулланганда иминлек кагыйдәләрен бозу сәбәпле килеп чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100