news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районында Рөстәм Зәкуанов истәлегенә мемориал ачылды

2 июньдә шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Зәкуановның туган ягында, Азнакай районының Үчәлле авылында, мемориаль стела ачу тантанасы булды. Чара ТР өченче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, ТР Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатының тууына 65 ел тулуга багышланган иде.

Үчилле авылы Иҗтимагый үзәге каршындагы скверда мемориаль стела ачу тантанасында чыгыш ясаганда, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин Рөстәм Зәкуановның район тарихында якты эз калдыруын билгеләп үтте. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Янтарь» совхозы директоры, район башлыгы урынбасары, ТР Дәүләт Советының Икътисад һәм эшмәкәрлек үсеше комитеты рәисе урынбасары, Таттелеком компаниясенең матбугат хезмәте җитәкчесе булып эшләгәндә, ул район һәм туган республикабыз өчен күп эшләде, - диде ул. - Азнакай халкы күренекле якташларыбызны хәтерли һәм хөрмәт итә. Рөстәм Зәкуановның истәлек тактасын урнаштыру инициативасы Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллинныкы, һәм ул проектны гамәлгә ашыруда да һәрьяклап ярдәм итте».

Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев үз чыгышында Азнакай җирлегендә бик күп күренекле язучылар, артистлар, рәссамнар, талантлы җитәкчеләр үсеп чыкканлыгын билгеләп үтте.

«Рөстәм Зәкуанов үз авылы, районы, халкының лаеклы улы иде, - диде ул. - Республика парламенты депутаты сыйфатында гади кешеләр мәнфәгатьләрен яклады. Һәрвакыт актив һәм эшлекле булды, теләсә нинди эшне ахырына кадәр җиткерә иде. Һәм һәрвакыт тагын да күбрәк эшләргә ашыкты».

Стела ачу тантанасында шулай ук ТР Язучылар берлеге һәм Азнакай районы мөхтәсибәте вәкилләре, Рөстәм Зәкуановның туганнары һәм якыннары чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100