news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районында махсус хәрби операциядәге якташларына ярдәм итеп торалар

Азнакай районында махсус хәрби операциядәге якташларына ярдәм итеп торалар
"Азнакай"

Бүгенге көндә Азнакай районының 267 ир-егете махсус хәрби операциядә катнаша. Аларның гаиләләрендә 207 бала тәрбияләнә. Ир-егетләрнең 80 процентының әти-әнисе бар. Районда хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә дә ярдәм күрсәтелә.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин әйткәнчә, алар җирлегебезнең олы горурлыгы, заманыбызның чын геройлары. Әлеге карарга килеп, кадерлеләренә дә: «Без булмасак, ә кем?» – дигән сүзләр әйтеп киткән алар.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллинның, җитәкчеләр һәм депутатлар корпусы, эшмәкәрләр, район халкы тырышлыгы белән хәрби операция барган урынга, госпитальләргә, әлеге төбәкләрдә яшәүчеләргә 57 конвой, ягъни 35 миллион сумга якын 73 тонна гуманитар ярдәм җибәрелде.

Аларны илтеп тапшыруда районның хәрби хәрәкәтләр ветераннары оешмасы җитәкчесе Илсур Идиятов (9 тапкыр барды), «Престиж-агро» җитәкчесе Мансур Фәсхетдинов, депутат-җитәкчеләр Руслан Мөгътәсимов, Илтөзәр Газизов, беренчесендә машина алып барган, аннары тагын Дан паркы булдыруда катнашкан урман хуҗалыгы директоры Эдуард Чикуров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев үзләре теләк белдереп, якташларыбыз белән очрашып кайтты.

–Үзебезнең туып-үскән яктан һәрчак ярдәм һәм кайгырту тоеп тору бездә ышанычны ныгыта, рухи көч өсти, безнең өчен шунысы да мөһим, – бу – хәрби операциядә катнашкан егетләребезнең сүзләре. Аларны интернет челтәрендә язып та торалар, Азнакайдан килүчеләргә әйтәләр, ялга кайткач район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән очрашуларда да белдерәләр. Районнан килгән һәр әйбер уртак булып, аларның көнкүрешен булдыруга тотыла.

Хәрбиләр Азнакайдан килгән стоматология кабинеты, машиналар, генераторлар, тепловизорлар, квадрокоптерлар һәм башка кирәк-яраклар өчен бик тә рәхмәтле. Әле шушы көннәрдә генә бер оешма «Урал» машинасы озаткан иде. Аны медицина хезмәтенә көйләп, яу кырыннан яралыларны алып чыгуда кулланалар. Ярдәм җыю үзәгенә китерелгән 10 метрлы тимер сеткаларны да блиндаж һәм окопларны каплауда файдалануларын әйтеп язалар.

«Районның хәрби операциядәгеләргә ярдәм оештыру штабы кирәк-яракларны барлау, туплау, озатудан тыш, аларның гаиләләре, якыннары белән дә тыгыз элемтәдә тора. Аларга көнкүрештә, башка мәсьәләләрдә килеп чыккан проблемаларны хәл итүдә булышу, юридик консультация, ташламалар хакында аңлатулар... – барысы да дәвам итә», – дип белдерә районның хатын-кызлар советы һәм «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Эльвира Галиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100