Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакай районында күл яңгыр аркасында ярларыннан чыккан
Татарстанның Азнакай районында яңгыр аркасында күл ярларыннан чыккан.
Күлнең ярларыннан чыгуы һәм Сәпәй авылыннан ерак түгел дамбаның юыла башлавы турында социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр иткән. Аларның сүзләренә караганда, җирле халыкның яшелчә бакчаларын су баскан һәм алар алга таба яңа явым-төшемнәр аркасында вәзгыять начарланыр дип курка.
«Татар-информ» га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, вакыйга турында хәбәр бүген иртән килгән.
«Дамба аша ташу тукталган, су биеклеге кими. Торак секторны су басмаган», - дип сөйләделәр гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Элегрәк ведомство республикада шторм турында кисәткән иде һәм көчле явым-төшемнәр вакытында куркынычсызлык чаралары турында искә төшерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз