news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районында ир-ат парапланнан егылып, умыртка баганасын сындырган

Азнакай районында ир-ат парапланнан егылып, умыртка баганасын сындырган
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте фотосы

Бүген 15.27 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 номерына ир-атның имгәнүе турында хәбәр килгән.

Ачыкланганча, Азнакай районында Уразай авылы янында Чатыр-Тауда 56 яшьлек ир-ат парапланнан егылган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Зыян күрүчегә умырткалыкта компрессион сыну диагнозы куелган, аны Азнакай Үзәк район хастаханәсенә китергәннәр. Медиклар аның хәлен уртача авыр дип бәяләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot