Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакай районында өч көн элек югалган балыкчыны эзлиләр
18 октябрьдә Азнакай районының Урсай авылы янында Ык елгасында су коенганда баткан 33 яшьлек ир-атны өченче тәүлек эзлиләр.
Кичә водолазлар 50 мең квадрат метр мәйданда елга акваториясен трал белән тикшергән, яр буе линиясен караган. Кызганыч, эзләүләр нәтиҗә бирмәгән.
«Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, алга таба эзләүләр полиция соравы буенча башкарылачак.
Искәртеп үтик, узган шимбәдә ир-ат балык тотарга бара, су коенырга уйлый һәм елгада бата. Якшәмбе көнне водолазлар төркеме 200 квадрат метр мәйданны, ә трал белән 150 мең квадрат метр мәйданны тикшерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз