news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районында авыл яшьләренең кышкы спартакиадасы булды

Азнакай районында авыл яшьләренең кышкы спартакиадасы булды
Фото: http://aznakaevo-rt.ru/

Азнакай районында авыл яшьләренең кышкы спартакиадасы бара. Быел спартакиадада катнашучыларны Тымытык авылы кабул итә. Анда 26 авыл җирлеге һәм Актүбә бистәсеннән командалар спортның 14 төре буенча көч сынаша. Бу хакта «Азнакай» хәбәр итә.

Торак-коммуналь хуҗалыгының атказанган хезмәткәре Расих Шәкүров истәлегенә уздырыла торган XIII спартакиаданы муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып, ярышларда катнашучыларга уңышлар теләде һәм иң активларга бүләкләр тапшырды.

Бадминтон һәм чаңгы ярышлары нәтиҗәләре билгеле, калган спорт төрләре буенча финал уеннары бүген Тымытык авылында үтәчәк. Җиңүче командалар акчалата сертификат белән бүләкләнә.

Фото: http://aznakaevo-rt.ru/

news_right_1
news_right_2
news_bot