news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районы хуҗалыкларында техниканың урып-җыюга әзерлеге тикшерелде

Азнакай районы хуҗалыкларында техниканың урып-җыюга әзерлеге тикшерелде
Фото: "Маяк" газетасы

Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин бер төркем җитәкчеләр, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, ветераннар белән берлектә район хуҗалыкларында булып, техниканың урып-җыюга әзерлеген карап, игенчеләр белән фикер алышты. Бу хакта «Маяк» газетасы яза.

Быелгы урып-җыюда «Союз-Агро» җәмгыяте басуларында 13 комбайн эшләячәк. Аларның барысы да әзерлек сызыгында, игенче-механизаторларның да кәефе яхшы.

Кәкре Елганың «Марс» хуҗалыгында да эшләр гөрләп бара. Биредә техника тулысы белән диярлек әзер, вак-төяк ремонт эшләре генә калган, запчастьлар инде кайтарылган.

Шулай ук «Тукай» хуҗалыгында, «Азнакай» агрофирмасының Сукаеш бүлекчәсендә дә техникаларның әзерлеген карады.

«Быел һава торышы бик яхшы булды, язы да, җәе дә дигәндәй. Игеннәребез яхшы гына өлгереп киләләр, инде уңышны үз вакытында, югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Райондагы кайбер хуҗалыкларда хәзерлек эшләрен тизләтү сорала. Уракка вакыт бар әле, әмма бик аз. Сәгатьнең һәр минуты кадерле чорга якынлашабыз, моны барыбыз да аңлый. Шул ук вакытта хезмәт иминлеге турында да онытмагыз», – диде Марсель Шәйдуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot