news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районы химия укытучысы «Безнең йорт - Җир планетасы» конкурсында җиңде

Азнакай районы химия укытучысы «Безнең йорт - Җир планетасы» конкурсында җиңде
"Азнакай"

Казан дәүләт аграр университетында «Проект эшчәнлегендә Җир хартиясе принципларын тормышка ашыру» темасына түгәрәк өстәл узды. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

«Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте һәм Казан дәүләт аграр университеты тарафыннан оештырылган бу чара табигать белән гармониядә яшәү идеясен пропагандалауга юнәлдерелде.

Актүбәнең 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең химия укытучысы Ләлә Гаязова «Мәктәп укытучысының иң яхшы проекты» номинациясендә «Безнең йорт - Җир планетасы» төбәкара конкурсының региональ этабында җиңүче булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot