news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районы Сәпәй авылы буасында яңгырлар аркасында су дәрәҗәсе күтәрелгән

Татарстанның Азнакай районы Сәпәй авылы буасында озакка сузылган яңгырлар аркасында су дәрәҗәсе нык күтәрелгән, нәтиҗәдә дамбада «катлаулы хәлләр барлыкка килгән». Бу хакта муниципалитет башлыгы Марсель Шәйдуллин «ВКонтакте» социаль челтәрендә хәбәр итте.

«Озакка сузылган яңгырлар аркасында Сәпәй буасындагы су гадәттәгедән югарырак күтәрелде, һәм Сәпәй уртасындагы дамбада хәлләр катлауланды», - дип язды район башлыгы.

Шәйдуллин сүзләренчә, җирле нефтьчеләр «оператив рәвештә кушылганнар һәм техник яктан ярдәм иткәннәр». Хәзер урында барлык профильле хезмәтләр һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре эшли.

Тәүлек буе мониторинг оештырылган, су басу нәтиҗәләрен бетерү буенча эшләр алып барыла. «Барлык процесслар контрольдә», - дип йомгаклады муниципалитет җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot