news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районы Мәсгут авылы Сабан туенда ятып кул көрәштерделәр

Азнакай районы Мәсгут авылы Сабан туенда ятып кул көрәштерделәр
Фото: https://aznakaevo-rt.ru

Азнакай районы Мәсгут авылының Сабан туе мәйданына халык агылды. Бу хакта «Азнакай» сайтында Таңсылу Саниева яза.

Авыл халкын, туган якларын сагынып кайткан якташларны бәйрәм белән котлап, авыл җирлеге башлыгы Илнур Габдрахманов аларның барысына да изге теләкләрен җиткерде.

Бүләкләүләрдән соң Сабан туе мәйданында уеннар башланып китте: берәүләр үзләрен көрәштә сынады, икенчеләр арба этеп йөгерде, катыктан тиен акча эзләде. Шунда ук үзләрен армрестлингта сынаучылар да булды. Кулны алар җиргә ятып көрәштерделәр.

Заһир Имамов көрәш батыры булып танылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot