news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районы җитәкчеләре Расих Шәкүровны искә алды

Азнакай районы җитәкчеләре Расих Шәкүровны искә алды
"Азнакай"

Бүген Азнакай районы җитәкчеләре татар зиратында «Татарстан торак-коммуналь хуҗалыгының атказанган хезмәткәре», Азнакай шәһәренең мактаулы гражданины Расих Шәкүровны искә алды, каберенә чәчәкләр салды.

Районда, бигрәк тә шәһәрдә, Расих Әхәт улы Шәкүровның үзен, бер дә булмаса исемен ишетмәгән бер генә кеше дә юктыр, мөгаен. Чөнки аның дүрт дистә елга якын сузылган хезмәт биографиясе, тулысынча диярлек, азнакайлыларның тормыш-көнкүреш мәнфәгатьләрен кайгырту белән бәйле булды. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

«Расих Әхәт улы үзенең ихласлыгы, кешеләрне яратуы белән күпләрнең күңеленә кереп калды. Ул безнең чын-чынлап укытучыбыз иде, һәрнәрсәгә үзенең төпле фикере булды. Хезмәтәшебезне бүген дә сагынып искә алабыз, юксынабыз», – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Расих Шәкүровны башка җитәкчеләр дә искә алып, хатирәләрен барлады. Мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллин аның рухына багышлап Коръән сүрәләре укыды.

Район җитәкчеләре озак еллар җитәкче вазифаларда эшләгән башкаларны да искә алып, каберләрен зиярәт кылды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100