news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районы Ирекле авылында мәчет ачылды

Азнакай районы Ирекле авылында мәчет ачылды. Тантанага бәйрәмчә ап-актан киенгән авылдашлар, килгән кунаклар һәм, әлбәттә җитәкчеләр җыелды. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Тантананы Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин ачты, тәбрикләү сүзе белән чыкты, изге теләкләрен җиткерде, иганәчеләр, гомумән, әлеге мәчетне төзүдә үзеннән өлеш керткән һәркемгә олы рәхмәтләрен җиткерде. Аның телекләренә Азнакай районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин да кушылды.

Бәйрәм матур теләкләр, бүләкләүләр белән дәвам итте. Мәчет манарасына ярым ай куелды. Ир-атлар мәчеткә кереп намаз укыды, изге теләкләрен теләде. Бәйрәм мул итеп әзерләнгән Корбан ашы мәҗлесе белән дәвам итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot