news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районы башлыгы ялга кайткан хәрби белән очрашты

Азнакай районы башлыгы ялга кайткан хәрби белән очрашты
Фото: https://aznakaevo-rt.ru/

Бүген Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин махсус операция зонасыннан ялга кайткан Феликс кушаматлы якташы белән очрашты. Бу хакта «Азнакай» сайтында Таңсылу Саниева яза.

Ул узган ел контракт төзеп, махсус хәрби операциягә киткән булган. Хәрби бурычын үтәгәндәге батырлыгы өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Хәрбинең күкрәген «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре дә бизи.

Район башлыгы үзенең мөрәҗәгатен бүгенге көндә илебез сагында торып, аның иминлеген яклаган батыр солдатка рәхмәт сүзен җиткерүдән башлады.

«Шундый батыр, курку белмәс егет үстергәннәре өчен әти-әниеңә зур рәхмәт. Без бүген барлык район халкы өчен үрнәк булып торасыз. Исән-сау булып, тизрәк туган ягыбызга әйләнеп кайтырга язсын. Ә без, үз чиратыбызда, сезгә кирәкле барлык ярдәмне дә күрсәтергә әзер. Сездән, сезнең гаиләләрегездән кергән бер генә мөрәҗәгатьне дә кире каккан юк. Бүгенге көндә дә, хәрбиләргә җибәрү өчен гуманитар ярдәм туплыйбыз, аны сентябрь азагында җибәрергә уйлыйбыз», – диде Марсель Шәйдуллин.

Феликс исә гуманитар ярдәмнең вакытында килеп торуын, азык-төлек, башка кирәк-яракларның да җитәрлек күләмдә булуын әйтеп үтте.

«Тәэминат яхшы, бер дә зарлана алмыйм. Барысы да җитә. Туган яктан килгән гуманитар ярдәм, балаларның җылы хатлары күңелне тагын да җылыта», – ди ул.

Очрашу ахырында Марсель Шәйдуллин аңа истәлек бүләге – исемле кул сәгате тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot