Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай районы башлыгы «Песиләр йорты»н ачуда катнашты

Азнакай шәһәре волонтерлары өчен зур вакыйга булды. «Татнефть» компаниясе грантына откан акчага төзелгән «Песиләр йорты» үз ишекләрен ачып, беренче хуҗаларын — йомшак кына сырпаланып, мыраулап йөргән дүрт тәпиле дусларыбызны кабул итте. Бу хакта «Азнакай» сайтында Таңсылу Саниева хәбәр итә.
Тантаналы чарада район башлыгы Марсель Шәйдуллин, «Азнакайнефть» идарәсе җитәкчесе Алмаз Фәритов, «Хуҗасыз хайваннарны урнаштыру» төркеме волонтерлары да катнашты.
Район башлыгы әлеге проекты тормышка ашырып, шәһәргә заманча бина — «Песиләр йорты»н бүләк иткәннәре өчен нефтьчеләребезгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Аның сүзләренә Алмаз Фәритов тә кушылды. Ул изге күңелле, зур йөрәкле волонтер кызлар башкарган эшләр белән соклануын, йорт хайваннарына ярдәм иткәннәре өчен аларга рәхмәт белдерде.
Бинаның мәйданы — 153 кв. метр. Ул җылылык, су белән тәэмин ителгән. Бүлмәләр, иркен якты, бөтен җир ялт итеп тора. Шунда ук көнкүреш, санитар, карантин бүлмәләре дә бар. Көннәр җылыткач, песиләрне саф һавада йөртү мөмкинлеге дә тудырылган: бина читлек белән уратып алынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз