news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районы Актүбә шагыйре Илдар Батыршинның тәүге китабы чыкты

Азнакай районы Актүбә шагыйре Илдар Батыршинның тәүге китабы чыкты
Фото: https://aznakaevo-rt.ru/

Азнакай районы Актүбә шагыйре Илдар Батыршинның тәүге китабы дөнья күрде. Азнакай үзәк китапханәсендә аның «Әтием миләшләре» дип аталган китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Бу хакта «Азнакай» сайтында Нәсимә Фазлыева яза.

Кичәгә авторның якыннары, дуслары, каләмдәшләре, китап сөюче район кешеләре килде һәм алар каләм остасына изге теләкләре белән бергә күчтәнәч-бүләкләрен дә тапшырды.

Кичәдә авторның шигырьләре, җырлары яңгырады. Авторның кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылган иде.

Фото: © https://aznakaevo-rt.ru/

news_right_1
news_right_2
news_bot