Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакай педагоглары яңа уку елына яңа бурычлар билгеләде
Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин рәислегендә узган очрашуда мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева, мәктәп директорлары, директор урынбасарлары катнаштылар. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.
Укытучыларны шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягафаров та сәламләп, аларның яшь буынга тәрбия һәм белем бирү юнәлешендә алып барган игелекле хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, алга таба да уңышлар теләде.
Педсоветны дәвам итеп, төп доклад белән мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасарлары Алия Рәүпова һәм Лилия Әхмәдишина чыгыш ясады. Алия Рәүпова үзенең чыгышында район мәктәпләрендә профильле укыту, аның нәтиҗәлелеге турында сөйләсә, Лилия Әхмәдишина узган уку елында чыгарылыш имтиханнары нәтиҗәләренә тукталды, һәр фән буенча җентекле анализ ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз